https://tnv.ru
06 Декабрь 2023, 11:11
422
0

«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгучы «Килде-китте шоу» тапшыруында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей “Татарстан якынракмы, әллә Башкортостанмы?” дигән сорауга җавап бирде.
"Татарстанда мин пропискада, ул мине күтәрде. Ә йөрәгем, әлбәттә, үземнең туган ягымда, Башкортостанда. Бернигә дә карамастан, мин Татарстанда яшим. Республиканы бик яратам. Татарстан, чыннан да, мине нык күтәрде. Башкортстаннан Мәскәүгә күчеп, аннан Татарстанга килдем. Шуңа күрә мин аңа бик тә рәхмәтле. Татарстанны сайлавым да географиягә бәйле. Ул уртада урнашкан, шуның өчен дә минем өчен бик уңайлы. Әнием дә монда яши. Командамның яртысыннан күбе Башкортстаннан булса да, алар барысы да биредә, чөнки мин үзем монда. Төп базам да, студиям дә монда урнашкан. Татарстан минем өчен икенче өем. Уфаны мин бик яхшы беләм, ә Татарстанда миңа йөрергә әлегә навигатор кирәк. Татарстан да, Башкортстан да минем өчен – зур бер өй", - дип сөйләде җырчы.
Тапшыруны тулысынча биредә карый аласыз.

Бүлешергә
Комментарии 0