https://tnv.ru
07 Декабрь 2023, 13:46
220
0

Эстрада җырчысы Гөлназ Асаева Яңа елны гаилә белән каршыларга җыена. Планнары белән ул ТНВ сайты редакторына бүлеште.
"Минем өчен идеаль яңа ел ул - гаиләдә уздыру. Тормыш иптәшем, балам белән тәмле салатлар ясап, тәмле әйберләр пешереп, өчебез өйдә утыру. Без узган елны шулай каршы алган идек, бик матур, тыныч ел булды. Алла боерса, быел да шулай утырырга планнар корабыз", - дип сөйләде Гөлназ.
Исегезгә төшерәбез, ТНВ каналы яңа елга шәп, татарча мюзикл төшерә. Гөлназ Асаева анда төп рольләрнең берсен башкарачак.

Бүлешергә
Комментарии 0