Онлайн трансляция

Свернуть

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның туачак баласының җенесе билгеле

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның туачак баласының җенесе билгеле

https://tnv.ru

12 Декабрь 2023, 16:34

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин туачак баласының җенесен әле белми икән. Бу хакта җырчы "Болгар радиосы" XI Милли музыкаль премиясендә ТНВның PR-отдел редакторына әйтте.

"Алла боерса, әти булырга торам. Малай яки кызмы икәнен тугач кына беләчәкмен, әлегә Алия генә белә. Бик көтәбез! Аралашабыз, сәлам җиткер дисәң, тибенә башлый. Түземсезлек белән көтәбез", - дип сөйләде Ришат.

Фото: "Болгар радиосы"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар