Онлайн трансляция

Свернуть

Ришат Төхвәтуллин үзен Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев дәвамчысы итеп саныймы?

Ришат Төхвәтуллин үзен Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев дәвамчысы итеп саныймы?

https://tnv.ru

28 Январь 2024, 11:38

294

0

Ришат Төхвәтуллин үзен Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев дәвамчысы итеп саныймы?
ТНВ каналында чыгучы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунакта Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин булды. Җырчы үзен Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев кебек олпат шәхесләребез белән чагыштырып карауга каршы һәм, гомумән, андый җырчыларны бик сирәк туа дип саный.

«Андый җырчылар бик сирәк туа, бу үз тырышлыклары аркасында, табигатьтән бирелгән сәләт тә. Хәйдәр абыйдагы көчле грамматический тенор бөтен җырчыга да бирелми, Илһам абыйның көчле, үзенчәлекле, заманына туры килгән җырлары. Ул шәхесләргә бик ерак әле миңа», — дип сөйләде Ришат Төхвәтуллин.

Тапшыруны тулысынча биредә карый аласыз.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар