https://tnv.ru
29 Январь 2024, 12:18
Татар эстрадасында балкучы Ришат Төхвәтуллин белән Филүс Каһировны Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев кебек шәхесләр юлын дәвам итү генә түгел, күптәннән башланган дуслык та бәйли икән. ТНВ каналында чыгучы "Сөйләшергә вакыт" тапшыруында кунакта булган Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин карьералары башланып китү һәм Казанга күченү чоры турында сөйләп узды.
"Мин Октябрьский музыка көлләятенә укуга килгәч тә, сузып җырлармын дип уйламадым. Андый башкаруны ишеткәнем дә юк иде. Музыка көллиятендә Филүс сузып җибәрде, мин шулай җырлап була микән дип авыз ачып, катып карап торганмын икән. Ул вакытларда аның тавышы башка иде. Әле классика белән бик мавыкмый иде, җиңел итеп, табигый тавышы белән җырлады. Мин Филүс аркасында шундый көйләргә гашыйк булдым. Синтезаторларыны, музыка уен коралларын читкә куеп, вокал белән кызыксына башладым. Филүс миңа бар яклап үрнәк булды һәм аның хаталарын кабатламаска тырыштым.
Ришат сөйләве буенча, аның Казанга килүе дә Филүс белән бәйле булган. Яшь җырчы буларак чыгыш ясый башлавы да Филүс Каһиров концертларында булган.
Тулы тапшыруны биредә карый аласыз.

Бүлешергә
Комментарии 0