Онлайн трансляция

Свернуть

Ришат Төхвәтуллин иртән йөгерүе турында: "Я гомере буе дару ашыйсың, я йөгерә башлыйсың" диделәр

Ришат Төхвәтуллин иртән йөгерүе турында: "Я гомере буе дару ашыйсың, я йөгерә башлыйсың" диделәр

https://tnv.ru

29 Январь 2024, 17:32

317

0

Ришат Төхвәтуллин иртән йөгерүе турында: "Я гомере буе дару ашыйсың, я йөгерә башлыйсың" диделәр
Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның социаль челтәрләрдә утырырга яраткан тамашачысы җырчының һәр иртән йөгергәнен күзәтеп бара. ТНВ каналында чыгучы "Сөйләшергә вакыт" тапшыруында йөгерү сәбәен атады. 

Ришат авариягә эләккән иде. Берникадәр вакыт узгач, артистның сәламәтлеге начарлана башлый. Туймазыдагы дусты аңа һәр иртән йөгерә башларга тәкъдим иткән.

"Ришат, яки гомере буе дару ашыйсың, яки йөгерә башлыйсың", диде. Мин озак уйлап тормадым һәм йөгерә башладым. Ул "аэробный бег" дип атала. Җиңелчә итеп урамда сулый-сулый 10 километр араны 40 минутта узарга кирәк. Мин гастрольләр вакытында да үзем чабам, ә төркемемне автобус белән җибәрәм. Билгеләнгән урында очрашабыз", - дип сөйләде җырчы. 

Тапшыруны тулысынча биредә карый аласыз. 


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар