Онлайн трансляция

Свернуть

Данир Сабиров тагын бер бала алып кайту хыялы белән уртаклашты

Данир Сабиров тагын бер бала алып кайту хыялы белән уртаклашты

https://tnv.ru

01 Февраль 2024, 17:50

Бүген Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировка 37 яшь тула! Бу уңайдан ул социаль челтәрләрдә зур пост урнаштырган. Анда "Әнкәсендә зур теләк уянып, тагы бер сабыйга гомер бирергә язсын", - дигән юллар да бар.

"Быел да туган көнемне яраткан тамашачым белән каршы алам. Янымда - әти-әниләр, тормыш иптәшем, балалар, терәк-таяныч булырдай дуслар. Бәхет, кыскасы.

Имин тормышым өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтемне укыйм. Кайчак шул рәхәткә чыдый алмый, үземә урын таба алмаган чакларым өчен гафу сорыйм. Болар башка кабатланмасын.

Йортым төзелгән, агачларым җимеш бирә, кызларым да буй үстеләр. Киләчәккә нинди планнар дисезме? Куладан килсә, тагы бер йорт салырга Ходай насыйп әйләсен. Әле үземә генә түгел, ә беренче чиратта - күршемә!

Тагы да бер хыял... Әнкәсендә зур теләк уянып, тагы бер сабыйга гомер бирергә язсын. Ә тормыш ул, ыгы-зыгылары белән, агым судай ага да ага. Салават җырындагыча, "абый диләр, шунсы күңелсез" дә, тик нишлисең, чал чәчне карага манып кына, тирә-юньдәгеләрне алдап булмый. Яра, кем әйтмешли, исәнлек булсын.

Барыбыз да сау-сәламәт булыйк, рәхәт тормышта яшик. Туган көнемдә шуны телим", - дип язган Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров. Туган көнең котлы булсын!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар