https://tnv.ru
09 Февраль 2024, 17:15
730
0

ТНВ Татарча YouTube каналында чыгучы “Ә син...? тапшыруында кунакта эстрадабызның популяр артисты Ришат Фазлыйәхмәтов булды. Җырчы берара эчкүчелеккә салышып алган иде. Безгә ул сәбәпләрен һәм бу хәлдән чыгу юллары турында сөйләде.
“Өйләнгәнче, гастрольләргә барганда салгалый идек. Шайтан суы башны да бутамый иде, авыртмый да иде. Төне буе эчеп бара идек, төне буе эчеп кайта идек, әмма сәхнәгә беркайчан да салып чыккан булмады. Аерылгач күпкә китте. Салгач уйлый башлыйсың, әти-әни юк, ярдәм итеп торучы юк, абыйлар гына калды. Алар әйтеп карый иде, әмма кыен булды. Андый авырлыкны мин дошманга да теләмим”, - дип сөйләде Ришат Фазлыйәхмәтов.
Ришат хәмер эчүдән үзен кулга алып кына чыга алган.
“Барысы да үзеңнән тора. Кодировка ясаган булалар. Юк, һәр кешенең дә үзенең башында булырга тиеш. Кешедә ихтыяр көче булса, үзен кулга ала алса гына, бу хәлдән чыгу юлын табып була”, - ди ул.
Тапшыруны тулысынча биредә карый аласыз.

Бүлешергә
Комментарии 0