https://tnv.ru
12 Февраль 2024, 16:25
262
0

Татарстанның популяр артисты Ришат Фазлыйәхмәтов узган елның декабрендә реанимациягә эләккән иде. ТНВ Татарча YouTube каналында чыгучы "Ә син?" тапшыруында нәрсә аркасында хастаханәгә эләгүе турында сөйләде.
"Мин бөтен әйберне дә күңелгә якын ала торган кеше. Спорт залыннан кайтып, чәйләр эчеп утырганда күкрәктә кысып алган кебек булды да, су эчеп алыйм дигәндә генә түндем. Шуннан соң мин берни дә хәтерләмим. Эльмира (хатыны "Тәтишка") ашыгыч ярдәм чакырткан, мин реанимациядә генә уянып киттем", - дип сөйләде Ришат.
Җырчы сүзләренчә, аеруча нык борчылган вакытлары гострольләргә туры килә. Тапшыруны тулысынча биредә карый аласыз.

Бүлешергә
Комментарии 0