Онлайн трансляция

Свернуть

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар халыкка мөрәҗәгать итте: "Безгә сезнең ярдәм кирәк!"

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар халыкка мөрәҗәгать итте: "Безгә сезнең ярдәм кирәк!"

https://tnv.ru

14 Февраль 2024, 16:49

843

0

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар халыкка мөрәҗәгать итте: "Безгә сезнең ярдәм кирәк!"
Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар халыкка мөрәҗәгать итте. Алар туачак балаларына исем эзлиләр.

"Дуслар, безгә сезнең ярдәм кирәк. Ришат баланың кем икәнен туганчы әйтмәскә кушты. Ә исемнәрне без әле уйламадык. Миңа ошаганы Ришатка ошамый, Ришат әйткәне - миңа. Шуңа күрә без сездән киңәш сорыйбыз".

Комментарийларда дистәләгән кеше кыз һәм малай исемнәре калдырганнар. Татар эстрадасы артистлары да читтә калмаган. Рифат Зарипов кыз туса да, малай туса да үзенең исеме яхшы туры киләчәк дип саный. Ләйсән Гыймаева кызга -  Таңсылу, Зифабану, Зәйнәб исемнәре сайлаган, ә Гөлназ Асаева малай туса Али Төхвәтуллин дип кушарга тәкъдим итә.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар