Онлайн трансляция

Свернуть

Салават Миңнеханов әнисенең “гостевой брак” белән яшәвенә карашы

Салават Миңнеханов әнисенең “гостевой брак” белән яшәвенә карашы

https://tnv.ru

19 Февраль 2024, 12:42

ТНВ каналында чыгучы "Сөйләшергә вакыт" тапшыруында кунакта җырлы гаилә - Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар булды.Салават әнисе Зөлхия ханымның икенче тапкыр никах укытуына карашын белдерде.

"Бервакыт әни Ирек абый белән таныштым, Төркиягә барабыз дип әйтте. Без бөтен абыйлар җыелыштык һәм Ирек абыйны кунакка чакырдык. "Башта никах укытасыз" дидек. Мондый очракта әни кеше үзенең балалары белән киңәшләшергә тиеш. Безнең Ирек абый бик "боевой" кеше, инде берничә ел бергә яшиләр. Әни бәхетле, яшәреп китте. Без әни һәм Ирек абый өчен бик шат. Хатыны чирләп китеп барды. Аларның тормышлары охшаш, икесе дә иҗади кеше. Әни Азнакайда яши, эшли, Ирек абый Казанда. Бер-берсенә кунакка йөрешәләр", - дип сөйләде җырчы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар