Онлайн трансляция

Свернуть

Зәмирә Рәҗапова: "Никах алдыннан икенче хатын барлыгын белдем"

Зәмирә Рәҗапова: "Никах алдыннан икенче хатын барлыгын белдем"

https://tnv.ru

05 Март 2024, 17:41

9115

0

Зәмирә Рәҗапова: "Никах алдыннан икенче хатын барлыгын белдем"
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә "18 яшьлек Зәмирәгә" киңәшләрен бирде.

"18 яшьлек Зәмирәгә мин бер генә киңәш бирер идем: "башкаларның фикереннән курыкма!».

Әгәр дә мин үз вакытында кешеләр нәрсә әйтер дип курыкмасам:

- Мин театр юнәлешенә китәр идем, ләкин миңа синнән артист чыкмый дип әйттеләр;

- Казанга мәктәптән соң ук китәр идем! Ләкин мин анда яши алмаячакмын дип ышандырдылар,

- Никахны укытмас идем, чөнки никах алдыннан икенче хатыны барлыгын белдем;

- 30 яшьтән соң кияүгә чыгар идем, ләкин мине карт кыз дип бөтен колакны чәйнәделәр (26 яшьтә кияүгә чыктым);

- Музыкаль белем алырга укырга керер идем, ләкин миңа андыйлар миллион дип әйттеләр;

Хәзер мин бу тылсымлы сүзләрне балаларыма әйтәм! Кешеләрнең нәрсә әйтүе түгел, үзеңнең нәрсә уйлавың мөһим!". - дип яза Зәмирә.

Фото: скриншот ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар