Онлайн трансляция

Свернуть

Салават Фәтхетдинов сайлауда катнашты: Үзебезнең язмышны үзебез сайлыйбыз

Салават Фәтхетдинов сайлауда катнашты: Үзебезнең язмышны үзебез сайлыйбыз

https://tnv.ru

16 Март 2024, 16:47

155

0

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Россия Президентын сайлауга тормыш иптәше Ләйсән ханым белән килде. Ул Казанның 107нче гимназиясендә урнашкан 258нче сайлау участогында тавыш бирде.

«Аллаһка шөкер, кәеф менә дигән! Без бу көнне көтеп алдык. Азагы уңышлы булсын. Бу тормышта һәр кешенең үз позициясе бар. Минеке күптән билгеләнгән, күптән аңлашыла. Үзебезнең язмышны үзебез сайлыйбыз. Мин бөтен кешегә күңел тынычлыгы телим. Автограф биргәндә дә кешеләргә һәрвакыт күңел тынычлыгы һәм тазалык телим. Иң начар яшәгән көннәребез бүген булсын. Без начар яшәмибез, Аллаһка шөкер. Без моңа лаек. Мин һәрвакыт әйтәм: Татарстанда, Казанда яшәгәнгә тормышым түгәрәк», – дип сөйләде ул журналистларга.

Сайлау участоклары 15-17 март көннәрендә 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.

Кандидатлар: «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФ партиясеннән Николай Харитонов, ЛДПР партиясеннән Леонид Слуцкий һәм үз-үзен тәкъдим итүче Владимир Путин.

Фото: "Татар-информ, Салават Камалетдинов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар