Онлайн трансляция

Свернуть

"Гаилә белән сайлыйбыз" телемарафонында катнашкан Ришат Төхвәтуллин: Гаилә минем өчен һәрвакыт беренче урында

"Гаилә белән сайлыйбыз" телемарафонында катнашкан Ришат Төхвәтуллин: Гаилә минем өчен һәрвакыт беренче урында

https://tnv.ru

17 Март 2024, 12:41

"Гаилә белән сайлыйбыз" телемарафонына Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин да килеп кушылды. Ул "Болгар радиосы" студиясенә Тальян гармун белән килеп керде һәм барлык тамашачыны да моңландырып җибәрде.

Без аны хатыны Алия белән көтсәк тә, ул бүген үзе генә килгән. Алия хәзерге вакытта могъҗиза тууга әзерләнә.

"Гаилә минем өчен һәрвакыт беренче урында. Традицияләрне саклап яшибез", - дип сөйләде Ришат.



Сайлау участоклары 15-17 март көннәрендә 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.

Кандидатлар: «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФ партиясеннән Николай Харитонов, ЛДПР партиясеннән Леонид Слуцкий һәм үз-үзен тәкъдим итүче Владимир Путин.

Бүген ТНВ каналында 12 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны бара.

Студия 100дән артык кунакны каршы алырга әзер. Бүген студиябызга танылган сәясәтчеләр, җитәкчеләр һәм татар эстрадасы йолдызларының гаиләләре киләчәк. Телемарафонны 8:00-22:00 сәгатьләрдә карагыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар