Онлайн трансляция

Свернуть

Алия Төхвәтуллина авыруын хәбәр итте

Алия Төхвәтуллина авыруын хәбәр итте

https://tnv.ru

30 Май 2024, 17:34

8494

0

Алия Төхвәтуллина авыруын хәбәр итте
Яшь әни Алия Төхвәтуллина авырып киткән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Җырчыга ярдәмгә әнисе килгән.

"Мин авырып киттем, юлда кондиционерның аякка өргәнен соң гына күрдем. Кичә бөтенләй көч юк иде. Бүген безгә әнием килде, чөнки миңа температура килеш Алим белән авыр, Ришат та ярдәм итә, әмма аңа җырлар өстендә эшләргә кирәк", - дип яза Алия.

Алия бала белән булганда башка кешеләрдән ярдәм сорарга читенсенгәнен әйтте. Әни кеше башка кешеләрне туйдырырмын дип курка икән.

Фото: соцсети Алии Тухватуллиной

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров