Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Гүзәл Идрисова мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты

Җырчы Гүзәл Идрисова мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты

https://tnv.ru

03 Июнь 2024, 17:24

2620

0

Җырчы Гүзәл Идрисова мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты
Җырчы Гүзәл Идрисова ТНВ каналында чыга торган "Сөйләшергә вакыт" тапшыруы кысаларында мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты. Гүзәл шулай ук вокал дәресләрен дә алып бара. Аның фикеренчә, мөгаллимнәрнең документ тутырганда, иҗат белән шөгыльләнергә илһамнары калмый.

"Документ эше бөтен иҗатны бетерә дә куя. Әгәр дә бу тапшыруны мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр карый икән, укытучы кешеләрне кәгазь эше белән газапламагыз әле диясем килә. Киметегез әле. Укытучының эше болай да күп. Бер сыйныфта 34 бала. Алар миңа вокалга төшәләр. Хәзерге балалар бик актив, элеккеге балалар кебек оялып торучан түгел", - дип сөйләде Гүзәл.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров