Онлайн трансляция

Свернуть

Ильмира Нәгыймова һәм Азат Абитов арасындагы низаг: ТНВ каналы аңлатма бирде

Ильмира Нәгыймова һәм Азат Абитов арасындагы низаг: ТНВ каналы аңлатма бирде

https://tnv.ru

03 Июль 2024, 10:02

12625

0

Ильмира Нәгыймова һәм Азат Абитов арасындагы низаг: ТНВ каналы аңлатма бирде
Бу көннәрдә эстрада җырчылары Ильмира Нәгыймова һәм Азат Абитов арасында аңлашылмаучанлык килеп чыкты.

Ильмира Лилия Хәмитованың "Мәхәббәт шушыдыр" исемле популяр җырын башкарганын социаль челтәрләрдә урнаштырган иде. Азат Абитов үзенең битләрендә җавап видеосын яздырды. Анда ул Ильмира Нәгыймовага канәгатьсезлек белдерә. Күптән түгел Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина бу җырга яңа сулыш кертеп, парлап башкара башлаган иде. Азат авторлык хокуклары Лилия Хәмитовада булуын бик яхшы аңлый, әмма ул коллегасы җырны алардан соң ук чыгармаса була иде дип саный. "Бу җырны без күптән түгел генә чыгардык. 1-2 ел көтеп торып була иде. Ильмира Нәгыймованың безнең арттан ук "Мәхәббәт шушыдыр" җырын чыгаруын аңламадым", - ди ул.

ТНВ бу хәлгә ачыклык кертә: Җырчы Ильмира Нәгыймованың "Мәхәббәт шушыдыр" җырын башкару каналның яңа проекты кысаларында яздырылды. Әлеге проектта төрле елларда популяр булган ике артист үзләренең һәм бер-берсенең бер хитын башкаралар. "Музыкаль сабантуй" яңа сезонда "Татарстан Яңа Гасыр" телеканалы тамашачыларына тәкъдим ителәчәк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров