Онлайн трансляция

Свернуть

Фирдүс Тямаев: "Хәрбиләргә ярдәм чын күңелдән башкарыла, миңа пиар кирәк түгел"

Фирдүс Тямаев: "Хәрбиләргә ярдәм чын күңелдән башкарыла, миңа пиар кирәк түгел"

https://tnv.ru

15 Июль 2024, 08:35

315

0

Фирдүс Тямаев: "Хәрбиләргә ярдәм чын күңелдән башкарыла, миңа пиар кирәк түгел"
Бүген "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында "Җиңү армиясенә кушыл!" телемарафоны бара. Эфир барышында "Болгар радиосы" студиясеннән дә кушылулар булачак. Шундый кунакның беренчесе - хәрбиләргә һәрдаим рухи яктан да, матди яктан да ярдәм итеп торучы, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев.

"Махсус хәрби операция башланганнан бирле ярдәм юлын өзгән юк, егетләр белән аралашабыз, элемтәдә бер. Алар төрле вакытта шалтырата алалар, иртәнге икедә дә, өчтә дә. Кирәк әйберләрне сорап торалар, булдыра алганча ярдәм итәбез. Энекәш Роберт та кайтып китте, көрәш оештырдылар. Алар Патриотик эшен монда да дәвам итәләр.

Барлык эшләр дә ватанпәрварлык хисе белән эшләнә, миңа пиар кирәк түгел, моның белән аны ясап булмый да ул. Чын йөрәктән башкарылган эшләр. Машиналар, кирәк-ярак җибәреп торабыз. Хәтта машинага ягулык салырга кергәч тә, халык безгә ышанып, акчаларын биреп калдыралар. Үзебез акча сораган юк, алар ул акчаларның хәрбиләрнең кулларына барып җитәчәген аңлыйлар", - диде Фирдүс Тямаев "Җиңү армиясенә кушыл!" телемарафоны барышында.




Исегезгә төшерәбез, бүген “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 12 сәгатьлек “Җиңү армиясенә кушыл!” телемарафоны узачак. Туры эфир 08:00 сәгатьтә башланачак һәм 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Эфир дәвамында дистәләгән кунак контракт хезмәтенең өстенлекләре турында сөйләячәк.

2024 елның 31 июленә кадәр Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзегән һәркем берьюлы миллион ярым сумга кадәр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров