Онлайн трансляция

Свернуть

Илсөя Бәдретдинова: "Хәзерге вакытта елап ятып кына булмый, берләшергә кирәк"

Илсөя Бәдретдинова: "Хәзерге вакытта елап ятып кына булмый, берләшергә кирәк"

https://tnv.ru

15 Июль 2024, 11:31

801

0

Илсөя Бәдретдинова: "Хәзерге вакытта елап ятып кына булмый, берләшергә кирәк"
Бүген "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында "Җиңү армиясенә кушыл!" телемарафоны бара. Эфир барышында "Болгар радиосы" студиясеннән дә кушылулар бара. Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова рухны күтәрүче, дәрт өстәүче, үзенә күрә гимнга да әверелгән "Торып бас" җырын башкарды.

Җырчы безгә хәрби танышы Марат турында сөйләде. Ул аны олы йөрәкле чын татар егете дип атый. Концерт барышында Илсөя Маратның әнисен һәм сеңлесен сәхнәгә чакырып, ә хәрби кисәтмичә кайтып, куаныч ясаган була. Бүгенге көндә Марат яраланган булса да, кабат СВО зонасына, егетләренә ярдәмгә кайтырга әзерләнә.

"Елап ятып кына булмый, хәзерге вакытта безгә берләшергә кирәк. Җырлар да шундый булырга тиеш. Илфак Шиһапов язган "Торып бас" дигән җырны егетләр көне-төне җырлаталар. Вакыт булган саен Марат миңа видеолар җибәреп куя", - дип сөйләде Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова "Җиңү армиясенә кушыл!" телемарафоны эфирында.

Исегезгә төшерәбез, бүген “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 12 сәгатьлек “Җиңү армиясенә кушыл!” телемарафоны узачак. Туры эфир 08:00 сәгатьтә башланачак һәм 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Эфир дәвамында дистәләгән кунак контракт хезмәтенең өстенлекләре турында сөйләячәк.

2024 елның 31 июленә кадәр Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзегән һәркем берьюлы миллион ярым сумга кадәр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров