Онлайн трансляция

Свернуть

Рифат Зарипов "Җиңү армиясенә кушыл!" телемарафонында катнашты

Рифат Зарипов "Җиңү армиясенә кушыл!" телемарафонында катнашты

https://tnv.ru

15 Июль 2024, 19:35

394

0

Рифат Зарипов "Җиңү армиясенә кушыл!" телемарафонында катнашты
Бүген ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында, шулай ук "Болгар радиосы" студиясендә дистәләгән кунак булды. Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов үзенең туган якка булган горурлыгы һәм мәхәббәте турында сөйләде.

"Ватанпәрварлыкны болай гына аңлатып та бетереп булмый. Ул - җырларда да, сүздә дә, гаиләдә дә, яшәештә дә, тормышта да, туганнарда, илдә, һавада һәм җирдә дә чагыла", - ди җырчы.

"Җиңү армиясенә кушыл!" телемарафонында ул үзенең җиде ел җырламаган "Сабырлык" исемле җырын башкарып китте.



Исегезгә төшерәбез, бүген “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 12 сәгатьлек “Җиңү армиясенә кушыл!” телемарафоны бара. Туры эфир 08:00 сәгатьтә башланачак һәм 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Эфир дәвамында дистәләгән кунак контракт хезмәтенең өстенлекләре турында сөйләячәк.

2024 елның 31 июленә кадәр Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзегән һәркем берьюлы миллион ярым сумга кадәр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров