Онлайн трансляция

Свернуть

Иркә СВОда яраланган иренең хәле турында сөйләде

Иркә СВОда яраланган иренең хәле турында сөйләде

https://tnv.ru

31 Июль 2024, 17:10

6338

0

Иркә СВОда яраланган иренең хәле турында сөйләде
Татарстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур Санкт-Петербург шәһәре госпиталендә. Ул СВО зонасында яраланган. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

"Без Санкт-Петербург шәһәрендә. Артурны бирегә госпитальгә кайтардылар. Без кичә төнлә очып, көне буе аның янәшәсендә булдык. Дөрестән дә яралану бар. Җиңел үк дип әйтеп булмый, җитди. Иң мөһиме Артур исән-сау, сөйләшә, ашады-эчте, шаярып та ала. Бик көчле рухлы кеше икәнен беләсез. Җиңел булмаган операциягә әзерләнәчәкбез", - дип сөйләде Иркә.

Җырчы бу авыр вакытта гаиләсе белән булган, хәлләрне сорашып торган һәр кемгә дә рәхмәтен белдерә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров