Онлайн трансляция

Свернуть

Австралиядә яшәп иҗат итүче Зуля Камалова рак белән авырый: "Бик теләп биредә озаккарак калыр идем"

Австралиядә яшәп иҗат итүче Зуля Камалова рак белән авырый: "Бик теләп биредә озаккарак калыр идем"

https://tnv.ru

08 Август 2024, 09:55

6613

1

Австралиядә яшәп иҗат итүче Зуля Камалова рак белән авырый: "Бик теләп биредә озаккарак калыр идем"
Татарстанның атказанган артисты, иренең туган ягы Австралиядә яшәгән Зуля (Зөлфия) Камалова ямаш шеш белән авырый. Ул бу хакта үзе социаль челтәрләрдә туган көнендә хәбәр итә.

«Төрле елларда минем туган көнем төрлечә уза иде. Алтай тауларында ялгызым гына йөрүдән башлап, Будапешт янындагы калкулыклардагы ритуалларга кадәр. Ә бүген мин онкология үзәге стационарында дәваланам, ямаш шешнең соңгы симптомнарын җиңәргә тырышам", - дип яза артист.

Яман шеш белән көрәш инде ярты ел дәвам итә икән. "Мин матур итеп яшәдем һәм, әгәр дә китәргә туры килсә, мин китәчәкмен. Ләкин бик теләп биредә озаккарак калыр идем", - ди ул. Зуля Камалова тамашачыларыннан медициана чыгымнарын капларга ярдәм сорый.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 1

Виталий

Аллаһы Тәгалә шифа бирсен, ул бит Әш-Шәфигый.

Аватар

Новости партнёров