Онлайн трансляция

Свернуть

Салават Фәтхетдинов сайлауда тавыш бирде: Без үзебезнең язмышны сайлыйбыз

Салават Фәтхетдинов сайлауда тавыш бирде: Без үзебезнең язмышны сайлыйбыз

https://tnv.ru

08 Сентябрь 2024, 10:54

418

0

Бүген Татарстанда VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау уза. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов иртүк сайлауларда тавыш бирде. Ул 107 гимназиядә урнашкан сайлау участогында булды, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

«Сайлауларда тавыш бирү – һәр кешенең бурычы. Ник килдең, ник киттең кебек сораулар монда гомумән урынлы түгел. Бу безнең бурычыбыз. Без үзебезнең язмышны сайлыйбыз. Бу безнең хокук, без үзебез өчен сайлыйбыз», – диде ул журналистларга.

Салават Фәтхетдинов сайлауларга тормыш иптәше белән бергә килгән иде. Сайлауларга килүчеләрне гимназия ишегалдында җыр һәм биюләр белән каршылыйлар.

Искәртеп узабыз, сайлау участоклары бүген 7:00 сәгатьтән эшли башлады, кичке 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә була. ТНВ каналында 13 сәгать дәвамында "Гаилә белән сайлыйбыз" телемарафоны бара.

Фото: "Татар-информ"


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар