Онлайн трансляция

Свернуть

Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина "Гаилә белән сайлыйбыз" телемарафонында катнаштылар

Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина "Гаилә белән сайлыйбыз" телемарафонында катнаштылар

https://tnv.ru

08 Сентябрь 2024, 16:20

1042

0

Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина "Гаилә белән сайлыйбыз" телемарафонында катнаштылар
Татарстанның атказанган артистлары Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина "Болгар радиосы" студиясендә "Гаилә белән сайлыйбыз" телемарафонына кушылдылар.

Азат - Чувашия ягыннан. Матур гадәт буенча ул күчтәнәчкә казылык алып килгән. Җырлы гаилә тамашачыларга җыр да бүләк итте.

Исегезгә төшерәбез, бүген сайлау участоклары 07:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр ачык. Сайлаучылар өчен участокларда ташламалы бәяләрдән ярминкә оештырылган, кич белән Казанда зур концерт көтелә, җәмәгать транспортында да бушлай йөреп булачак. Шул ук вакытта ТНВ каналында зур телемарафон бара. Биредә 12 айфон һәм 1 Лада Веста машинасы җиңүчесен дә сайлыйлар. Моның өчен социаль челтәрләрдә, мәсәлән Вконтактеда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хештеглары белән фото гына куярга кирәк. Үтәлергә тиешле барлык таләпләрне биредә белә аласыз.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров