Онлайн трансляция

Свернуть

Алия Төхвәтуллина улы Алимның киләчәк һөнәре турында: Ришат хәзер үк: "Улым, җырчы гына булма", дип әйтә

Алия Төхвәтуллина улы Алимның киләчәк һөнәре турында: Ришат хәзер үк: "Улым, җырчы гына булма", дип әйтә

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2024, 15:45

602

0

Алия Төхвәтуллина улы Алимның киләчәк һөнәре турында: Ришат хәзер үк: "Улым, җырчы гына булма", дип әйтә
Яшь әни, талантлы җырчы Алия Төхвәтуллина ШАЯН ТВ каналында чыгучы "МАРШРУТка" тапшыруында тамашачыларны Казандагы иң яраткан урыннары белән таныштырды. Съемкаларга ул улы Алим белән бергә килде. Бала йоклаган вакытта, без аның булачак һөнәре, дөресрәге артистлар Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләдә Алим Төхвәтуллин дигән җырчы булуын теләриде микән дип сөйләшеп алдык.

"Ришат хәзер үк: "Улым, җырчы гына булма", дип әйтә башлады. Ул начар эш түгел, бик рәхәт, күңелле эш. Авырлыклары да күп. Үз юлыңны үзең ярмасаң, булмый. Әлбәттә, бар җирдәге кебек үк, акчаларың, танышларың булса бар да була, ләкин үзеңнең тамашачыңны табу, эз калдыру авыр. Шулай да, үзенең җырчы буласы килсә, без каршы тормаячакбыз", - дип сөйләде Алия.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров