Онлайн трансляция

Свернуть

Салават Фәтхетдиновның әнисе вафат

Салават Фәтхетдиновның әнисе вафат

https://tnv.ru

08 Октябрь 2024, 17:42

4816

0

Салават Фәтхетдиновның әнисе вафат
Бүген Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның әнисе Тәкълимә апа вафат булган. Бу кайгылы хәбәрне социаль челтәрләрдә җырчы Данир Сабиров язган.

"Остазым Салават абыйның әнисе вафат булган дигән хәбәр килеп иреште. Фәтхетдиновлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашам!

Тәтешле якларында концертлар белән булганда, Тәкълимә апа янына кереп бер чынаяк чәй эчү үзе бер гореф-гадәт иде. Күңелле кеше. Соңгы елларда урын өстендә генә ятып торса да, сөйләшә, шаяртып та ала иде.

Авыр туфрагы җиңел булсын!", - дип яза җырчы.

Тәкълимә апа Фәтхетдинова Башкортстанда Аксәет авылында яши иде. Туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.



Фото: соц.сети, Данир Сабиров

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров