Гөлназ Шәрипҗанова: "Соңгы бер елда композиторлар җырны башта акчалы җырчыларга тәкъдим итә башлады"
https://tnv.ru
08 Ноябрь 2024, 16:24
1231
0
ТНВның YouTube каналында чыгучы "Ә син?" тапшыруының яңа сезоны башланды. Кунакта татар эстрадасы җырчысы Гөлназ Шәрипҗанова булды. Гөлназ һәм тапшыру алып баручысы Әбри Хәбриев җыр язу, җыр сатып алу турында да сөйләшеп алдылар.
“Композиторларның төрлесе бар. Берсе җырны 50 мең һәм 100 мең бәяләнә торганнарга аера. Мин әйтәм, ничек билгелисең син аны? Гомумән, җырның “хит” икәнлеген алдан беркем дә белми. Ул аның аранжировкасыннан да тора. Пиар да бик мөһим. Аны радио аша популярлаштырып та була", - дип сөйләде җырчы.
Әбри Хәбриев үз чиратында ике елга сузылган тарихын сөйләп китте. Композитор җыр ышандырган, әмма һәрвакыт вакыты булмаган. "Ике көннең берендә социаль челтәрләрендә яңа җыры чыгып барды. Бер җыр ошагач язган идем, аны башка кешегә ышандырган идем, дип әйтте", - диде алып баручы.
Гөлназ сүзләренчә, хәзер композиторлар да җырларын башта топ-10да булганнарга түгел, ә акчалы җырчыларга тәкъдим итә. Әлбәттә, җыр "хит" икәнен тойсалар, ул абруйлы җырчыларга тәкъдим ителәчәк.
Бүлешергә
Комментарии 0