Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда "Балачак җыры" халыкара балалар җыр бәйгесенең гала-концерты бара

Казанда "Балачак җыры" халыкара балалар җыр бәйгесенең гала-концерты бара

https://tnv.ru

12 Ноябрь 2024, 17:10

336

0

Казанда "Балачак җыры" халыкара балалар җыр бәйгесенең гала-концерты бара
«Балачак җыры» бәйгесенә - 5 ел! Шул уңайдан хәзерге минутларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында грандиоз гала-концерт бара. Кунакларны бәйгенең 5 еллыгына багышланган театраль тамаша көтә.

Әлеге бәйге даими рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ТЭФИ-KIDS» 2024 телевизион милли премиясе иясе «ШАЯН ТВ» - тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы тарафыннан оештырыла. 5 ел эчендә «Балачак җыры» Халыкара балалар җыры бәйгесендә 500 кеше катнашты, 50 автор һәм композитор язган 25 җыр җиңүче исеменә лаек булды, 25 җырга аранжировка ясалды, 25 клип төшерелде, шулай ук 4 000 тиражлы эксклюзив җыентык басылып чыкты. «Балачак җыры» циклы кысаларында 50 концерт куелды, аларны 25 000 бала тамаша кылды.



Бу вакыйга бәйгенең тарихына күз салыр һәм билгеле бер эшчәнлеккә нәтиҗә ясар чак! Тамашачыларны «ШАЯН ТВ» балалары катнашында уникаль концерт программасы һәм күп сюрпризлар көтә! «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкаруында иң матур балалар өчен җырлар, онытылмаслык чыгышлар һәм, әлбәттә, «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе клипларының премьералары!
Бәйрәм чарасында «Сәйлән» фестиваленең җиңүчеләре үзләренең лаеклы бүләкләренә ия булачаклар. Җиңүчеләргә акчалата бүләкне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Комиссия рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе тапшыра. Ниһаять, яшь йолдызлар арасыннан лаеклы Гран-при иясе билгеле булачак!



Бәйрәм чарасында дәрәҗәле кунаклар катнашуы көтелә.

Әлеге грандиоз вакыйганың телеверсиясен декабрь аенда «Татарстан - Яңа Гасыр» һәм «ШАЯН ТВ» каналларында күрергә мөмкин булачак.

Адрес: Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры.



Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров