Онлайн трансляция

Свернуть

Эстрадада - СВО җырлары. Кем яза? Кем тыңлый? Нәрсә бирә?

Эстрадада - СВО җырлары. Кем яза? Кем тыңлый? Нәрсә бирә?

https://tnv.ru

18 Ноябрь 2024, 17:08

492

0

Эстрадада - СВО җырлары. Кем яза? Кем тыңлый? Нәрсә бирә?

Венера Ганиева иҗат иткән "Җиңү килә" дигән яңа җырның клибын берничә көндә 200 меңгә якын кеше караган. Татар эстрадасы өчен рекорд! Өлешчә мобилизация башлангач, "Киек каз юлы" җыры гына шулкадәр популярлык казанган иде. Гәрчә, хәрби темага язылмаган булса да!

Ватанпәрвәрлек рухы, җәмгыятьтәге мохиткә СВОның йогынтысы, Казанга 17 Россия Героеның килүе, башкала үзәгендә НАТО хәрби техникасы күргәзмәсе - монда Россия егетләре кулга төшергән корал куелган. Ул Донбасста Россия армиясенә Украинадан бигрәк, Көнбатыш илләренең каршы торуын күрсәтә. Болар барысы да шушы атна вакыйгалары. 

СВО белән бәйле вәзгыять көн кадагын хасил итә. Шул ук вакытта 3 яшүсмернең Казан үзәгендә Мәңгелек утны сүндерүе - уйландыра торган гамәл. Ул тәрбиянең кайсыдыр өлешендә бушлык булуын күрсәтте, ди белгечләр.  

Хәрби-патриотик рух бүген җәмгыяткә никадәр кирәк? Бу мәсьәлә турында Инзилә Хөсәенова эстрададагы репертуар аша уйланды.  


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров