https://tnv.ru
10 Январь 2025, 12:02
625
0
Октябрь аенда җырчы Салават Фәтхетдинов әнисен югалтты. ТНВ каналында чыгучы "Сөйләшергә вакыт" тапшыруында ул әти-әнисен җылы сүзләр белән искә алып узды.
"Әнисез яшәгәнемә ике ай була. Мин бу әйбергә әзер идем. Яшь чагында әнинең шундый тормышта яшәп, 94 яшенә җитүен күз алдына китерми идем. 70, 80, 90 яшьлек юбилейларында да Аллаһка шөкер итә идем. Соңгы елларда каты инсульттан соң үзе дә җафаланды инде. Хәер-фатыйхасын биреп, канәгать булып китте. Әти дә инде күптән - 54 яшендә үлде. Аның көлеп, елмаеп искә алырлык мизгелләре бик күп. Күңелемдә мин әле дә әниле, әтиле кеше. Мин аларның кайда җирләнгәннәрен, ничек яшәгәннәрен беләм. Телефонда әле дә иң беренче әни фотосы тора", - дип сөйләде Татарстанның халык артисты.

Бүлешергә
Комментарии 0