Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Салават Фәтхетдиновка "Дуслык" ордены тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Салават Фәтхетдиновка "Дуслык" ордены тапшырды

https://tnv.ru

14 Январь 2025, 11:14

252

0

Рөстәм Миңнеханов Салават Фәтхетдиновка "Дуслык" ордены тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, «Салават» җыр театрының сәнгать җитәкчесе Салават Фәтхетдинов белән очрашты, дип яза Рәис матбугат хезмәте

10 гыйнварда татар эстрадасының төп тавышларының берсенә 65 яшь тулды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күпьеллык иҗат эшчәнлеге дәверендә Салават Фәтхетдинов татар мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә зур өлеш кертте.

"Сезне халык чынлап ярата, берничә буын кумиры сез. Сезнең җырларыгызны барысы да белә һәм ярата", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Аннары музыка сәнгате өлкәсендәге зур казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен Рөстәм Миңнеханов Салават Фәтхетдиновка "Дуслык" ордены тапшырды. Артист шулай ук иҗтимагый әһәмияткә ия чараларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашканы өчен Россия Президентының Рәхмәтен дә алды.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар