https://tnv.ru
20 Январь 2025, 16:05
43
0

Аның җырларын саный башлауга ук, халык кем әйтмешли, беренче нотасыннан танып ала. Аның исеме афишага кергән икән, билетларның күз ачып йомганчы сатылып бетәчәгендә шик юк.
Аны эстрадада беренче номерлы артист, диләр. Ике Республика - Татарстан белән Башкортстанга - уртак һәм кадерле ул. "Мин яратам сине, Татарстан"ны сузып җибәрсә, тамашачы аягурә баса, нинди милләттән булуга карамастан - кушылып җырлый.
Легендар Салават Фәтхетдиновка 65 яшь тулды. 36 ел - сәхнәдә. Репертуарында - 500дән артык җыр, күңелдә - моң, йөрәгендә - халкы һәм аңа хезмәт. Республиканың "Дуслык" орденын, Россия Президентының Рәхмәт хатын аңа Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Алия Хәйретдинова Салават феномены турында.

Бүлешергә
Комментарии 0