https://tnv.ru
14 Февраль 2025, 17:40
610
0

Күптән түгел генә Галиәсгар Камал театры актерлары яңа бинага күченде. ТНВ каналы социаль челтәрләрендә чыгучы "Ә син?" тапшыруы герое Кәрим Тинчурин театры актеры Артем Пискунов үз театрының күченмәве хәерлерәк дип саный.
"Мин риза түгел. Әгәр дә сорасалар, юк диям. Кысынлыкны (киенү бүлмәләре тар булу) без үзебез барлыкка китерәбез, аннан чыгу юллары миллион, уйларга гына кирәк. Театрны бинасыннан алып яңа бинага күчерү, минем фикеремчә, бик кирәк булса гына эшләнелә торган эш. Ул туган җиреңнән каядыр башка җиргә күчерү кебек. Син ул бинада яши, җан өрә, тамашачыны ияләштерә аласыңмы әле? Театр бит ул бина гына түгел. Камал театры артистларына безнең бинадан китүе ничек авыр булганын беләм", - дип сөйләде Артем.
Артист фикеренчә, элеккеге биналарның эшләнеше дә яхшырак. Алар акустик яктан да, тамашачы өчен дә инженерлар тарафыннан уйланылып эшләнелгән.
"Тинчурин театры хәзер үз урынында. Бинасы, урнашуы бик әйбәт, сәхнәсе уңайлы. Безгә күчәргә кирәкми", дип саный Артем Пискунов.

Бүлешергә
Комментарии 0