Онлайн трансляция

Свернуть

Арктикадан килгән суыкларның кайчан тәмамланачагы билгеле булды

Арктикадан килгән суыкларның кайчан тәмамланачагы билгеле булды

https://tnv.ru

17 Февраль 2025, 18:06

335

0

Арктикадан килгән суыкларның кайчан тәмамланачагы билгеле булды
КФУ профессоры Юрий Переведенцев "Челнинские известия"гә биргән интервьюсында Татарстанга Арктикадан салкын һава килде, дип белдерде. Бу кышка беренче тапкыр температура нормадан 4 градуска түбән төште.

Переведенцев сүзләренчә, атна ахырында температура күтәрелә башлаячак. Шулай ук география фәннәре докторы февраль салкын ай булып саналса да, аның «плюс»та булырга мөмкинлегенә игътибар итте.

Мәсәлән, 1979 елның 17 февралендә Татарстанда -26 градуска кадәр суытты, ә 1978 елда +3 градуска кадәр җылытты. Исегезгә төшерәбез, ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, якындагы тәүлектә республикада -24 градуска кадәр суытачак.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар