https://tnv.ru
21 Март 2025, 17:24
587
0

ТНВ каналында чыгучы "Сөйләшергә вакыт" тапшыруында җырчы Фирдус Тямаев "Бүгенге көндә СВО темасын бер артистның да күтәргәне юк. Беркемнең дә байрак күтәргәне юк. Артык сүз булмасын өчен, нәрсәдер эшләгәннәре бар - Хәйрия концертларын оештыралар. 10 мең сум акча биреп кенә солдат күңелен җылытып булмый", - дигән фикер әйткән иде. Без Фирдустән бүген хәл ниндирәк, коллегаларыгыз бераз аенып, сезгә тәҗрибә белән уртаклашырга мөрәҗәгать итмәдеме дип сорадык.
"Сөйләшергә вакыт" тапшыруында әйткән фикерне бик үк дөрес аңламаганнар. Мин артистлар ярдәм итми дип әйтмәгән идем. 10 мең акча гына биреп солдатны коткарып булмый, дигән фикер яңгырады. "Без дә сәдакә бирәбез", дип, дөрес аңламыйча, күбесе үпкәләделәр. Бу сәдакә бирә торган урын түгел, монда ярдәм итәргә кирәк. Әлбәттә, сәдакане дә бирәбез. Ул акча авыру балаларга бара, анысы башка. Хәрбиләргә ярдәм итү - сәдакә түгел ул. Кем дөрес аңламаган, миңа сезнең каршыда гафу үтенергә авыр түгел", - дип сөйләде Фирдүс Тямаев ТНВ сайты хәбәрчесенә.
Татарстанның атказанган артисты сөйләвенчә, егетләргә ярдәм хәзер дә бик кирәк һәм мондый вакытта бердәм булырга кирәк.

Бүлешергә
Комментарии 0