Онлайн трансляция

Свернуть

"Хомай": төрки халыкларның чартларына үтеп кергән башкорт җыры

"Хомай": төрки халыкларның чартларына үтеп кергән башкорт җыры

https://tnv.ru

31 Март 2025, 11:45

113

0

"Хомай": төрки халыкларның чартларына үтеп кергән башкорт җыры

Соңгы ике атнада төрки дөньяның барлык музыкаль мәйданнарны «Хомай» хиты шаулатты. Аны Башкортстанның «Ай йола» фолк-төркеме башкара. 

Җырның кыскача өзеген генә дә социаль челтәрләрдә 10 көн эчендә 10 миллионга якын кеше тыңлаган. Чагыштырып карасак, Аигелнең үз вакытында халыкны "шаштырган" Пыяла" җырына клипны 3 ел эчендә 57 миллион кеше карый. Ә монда ике атнада 10 млн.

Аны Татарстан һәм Башкортстанда гына түгел, Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Таҗикстан кебек илләрдә яратып кабул иттеләр. Андагы чартларда «Хомай» хәзер беренче баскычта тора. 

Аның төрки дөньяда уңышы нидән гыйбарәт? Болай тиз күтәрелгән җырлар ул үрдә озак торамы? Бәлки безнең тамашачы поп җырлардан туйгандыр? Кан белән җан кая тарта? Хитны тыңлый-тыңлый Инзилә Хөсәенова шул сорауга җавап эзләде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар