Онлайн трансляция

Свернуть

Гөлназ Шәйхи Резидә Шәрәфиева турында: Савыгып, октябрь аенда концертлар куярга планнары бар иде

Гөлназ Шәйхи Резидә Шәрәфиева турында: Савыгып, октябрь аенда концертлар куярга планнары бар иде

https://tnv.ru

24 Июль 2025, 14:17

1878

0

Гөлназ Шәйхи Резидә Шәрәфиева турында: Савыгып, октябрь аенда концертлар куярга планнары бар иде
"Таяну ноктасы" тапшыруы Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиевага багышлап махсус чыгарылыш ясады. Резидә ханымның якын дусты, Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи җырчының терелеп, октябрь аенда концертлар куярга планнары булуы турында сөйләде. 

"Без Резидәнең авыртканын әйтмәдек бит инде. Шулай да мин аның элеккеге видеоларын чыгара тордым. Резидә бөтенләй юкка чыгып бетмәсен өчен. Аның тавышы беткән иде. Сабантуй вакытларында да җырларга чакыручылар күп булды. Барысына да - "Мин ул көнне буш түгел", дип җавап кайтарды. Ул октябрь аена концертлар алган иде инде. Савыгып, сәхнәгә чыгып җырларга иде хыялы", 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар