Онлайн трансляция

Свернуть

Равил Галиев Резидә Шәрәфиева белән соңгы күрешүе турында: Күзләре янып торды, дәрт, көч сизелә иде

Равил Галиев Резидә Шәрәфиева белән соңгы күрешүе турында: Күзләре янып торды, дәрт, көч сизелә иде

https://tnv.ru

24 Июль 2025, 17:19

3824

0

Равил Галиев Резидә Шәрәфиева белән соңгы күрешүе турында: Күзләре янып торды, дәрт, көч сизелә иде
Резидә Шәрәфиева дигәч, беренче чиратта, Равил Галиев килеп баса. ТНВ каналында чыгучы "Таяну ноктасы" тапшыруында ул арабыздан китеп барган дустының эчке тормышы, соңгы көннәре турында сөйләде.

"Без Резидә белән 1993 елда таныштык һәм шул елдан бирле аерылышмадык дип әйтеп була. Ул тормышта да сәхнәдә дә тәләпчәк, чибәр, ихлас булды. Үзенә генә хас булган гадилеге бар иде. Читтән караган кеше аның янына килеп тә булмый дип уйлый торгандыр, әмма Резидә һәр кеше белән уртак тел таба белде. 

Мин күптән түгел аның хәлен дә белеп киткән идем. Телефоннан сөйләшкәндә килермен дип әйткән идем. Күрәсең, бу күрешү сузылган. мин үзем дә икеләнеп йөрдем. Кеше күрәсе килеп тора микән дип уйладым. Сеңлесе Дилбәрдән смс килеп төште - "Киләм дип әйткән иде, нишләп күренми икән?". Мин тиз генә җыендым да, Казанга килдем. Дөресен генә әйткәндә, бик шикләнеп кенә кердем. Хастаханәдән чыккан вакыты иде. Ни дисәң дә кыен бит инде. Мин Резидәне башка килеш беләм. Ул бернәрсә дә булмагандай елмаеп каршы алды. Бәләкәй генә Резидә, нәкъ Габдулла Тукай кебек тезләрен кочаклап утыра. Анда дәрт, көч сизелә. Дөньяга кулын селтәгән кеше дип әйтеп тә булмый. Җырлыйсы җырлары турында сөйләшеп утырдык. Ул миңа аларны җибәргәләде дә. Кызганыч, чыкмый калдылар", - дип сөйләде Равил Галиев "Таяну ноктасы" тапшыруында. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар