Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Резидә Шәрәфиева истәлегенә зур концерт узачак

Казанда Резидә Шәрәфиева истәлегенә зур концерт узачак

https://tnv.ru

28 Июль 2025, 15:20

2006

0

Казанда Резидә Шәрәфиева истәлегенә зур концерт узачак
Яман авыру белән көрәшеп арабыздан китеп барган Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева истәлегенә зур концерт узачак. Бу хакта ТНВда зган "Таяну ноктасы" тапшыруында Резидә ханымның якын дусты,  Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи әйтте. 

"Биредә Равил (Галиев), Рәсим (Низамов), Фердинанд (Сәлахов), әле башка артистлар, Илсөя (Бәдретдинова)да теләк белдерде. Мин аны искә алу кичәсе дип кенә әйтмәс идем. Аның гыйнвар аенда юбилее булачак. 10 гыйнварга "Чулпан" милли мәдәният үзәге директоры белән сөйләштем. Бу көнне искә алу кичәсе дә, 60 яшьлек юбилее да узачак", - дип сөйләде Гөлназ Шәйхи. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар