Онлайн трансляция

Свернуть

"Телисеңме, теләмисеңме – моның исеме Ришат инде": Төхвәтуллин Салаватка үзенчәлекле бүләген бирде

"Телисеңме, теләмисеңме – моның исеме Ришат инде": Төхвәтуллин Салаватка үзенчәлекле бүләген бирде

https://tnv.ru

29 Июль 2025, 11:30

Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин елдагыча үзенең туган авылы Карамалы Гөбәйдә бәйрәм уздырган. Бу елны Башкортстанга якташы, халык артисты Салават Фәтхетдинов та кайткан. Ришат кунакка кызыклы бүләк ясаган - бәләкәй страус.

"Йортыгызда зоопарк бар. Һәрбер хайванга артистлар исемен биреп чыктың", - ди Ришат. 

- Әле синең исемең юк!", дип шаяртып җавап кайтара Салават. 

- Мин башта кәҗә бәтие бүләк итмәкче идем. Аңа Ришат дип кушамат бирсәгез, үземә ошамас дип уйладым. Шуңа күрә сезгә бу бүләкне сайладым. Исемен кем дип кушасын беләсез", - дт Ришат.

 - Телисеңме, теләмисеңме – моның исеме Ришат инде. Миндә ике кәҗә бар. Шулчаклы тавышлары ямьсез, «тозсыз» кычкыралар. Берсенең исеме Элвин Грей, икенчесе – Марат Яруллин. Бу инде моңлы кош", - дип көлдерә Салават Фәтхетдинов.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар