Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Сөмбел Билаловага мактаулы исем бирелгән

Җырчы Сөмбел Билаловага мактаулы исем бирелгән

https://tnv.ru

29 Август 2025, 09:30

356

0

Җырчы Сөмбел Билаловага мактаулы исем бирелгән
Кичә җырчы Сөмбел Билаловага "Татарстанның атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелде. Күкрәк билгесен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Милләт җыены"ның пленар утырышы барышында тапшырды.

"Бүген иң мөһим, иң матур көннәремнең берсе! Мин чын-чынлап бәхетлемен, минем өчен бу зур куаныч! Бүген миңа "Татарстанның атказанган артисты" дигән дәрәҗәле исем бөтен Россиядән , 27 чит илдән килгән милләттәшләребез алдында бирелде. Рәисебез Рөстәм Нургали улы Минниханов кулыннан алу зур шатлык. Һәм тагын бер шатлык ул шул- шундый күп кеше мине бүген котлады, син моңа күптән лаек диделәр!!! Рәхмәт барыгызга да!!! Бу көн гомергә истә калыр!", - дип язган җырчы социаль челтәрләрдә. 

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар