https://tnv.ru
11 Сентябрь 2025, 17:00
2825
0

Кичә Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров волейбол уйнаганда билен имгәткән һәм коляскада хәрәкәтләнә дип язган идек. Бу бил аны инде 20 яшьтән борчый икән. Җырчы социаль челтәрләрдә хәле турында сөйләде һәм киңәш сорады.
"Бу бил белән генә кайда гына йөрмәдем - L-4, L-5 умырткада протрузия. Тотып ала да, бернишләп булмый, аяксыз калган сыман. Волейбол уйнаганда тагын кысып алды. Дуслар тәкъдиме белән кыйбатлы клиникада дәвалану узган идем. Өч айдан соң нәтиҗәсе булачак диделәр. Бөтен тәкъдимнәрне дә үтәргә тырыштым, әмма тагын килеп чыкты", - дип сөйли җырчы социаль челтәрләрдә.
Данир язылучыларыннан, шундый авыруны кичергән һәм дәва тапкан язылучыларыннан киңәш тә сорый. Аның сүзләренчә, бил инде 20 яшьтән үк интектерә.
Фото: соц.сети

Бүлешергә
Комментарии 0