https://tnv.ru
14 Сентябрь 2025, 17:04
86
0

Җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында «Болгар» радиосы студиясеннән кушылды.
"Мин Татарстанга рәхмәтле. Башкортстанда туып үссәм дә җырчы буларак мин Татарстан аша танылдым. Тамашачымны Татарстанда таптым. Биредә төпләнеп гаиләм белән яшим", – диде ул.
"Татарстан бик алдынгы регион. Мин килгән елларда Универсиада узган иде, башка чаралар да узып тора, яңа гына «Новая волна» узды. Татарстан бөтен яклап үсештә. Килүчеләр сокланып кайтып китәләр", – дип сөйләде Ришат.
Исегезгә төшерәбез, Исегезгә төшерәбез, 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлыйлар. ТР Үзәк сайлау комиссиясе бу постка дүрт кандидатны теркәде: ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”ннән Виталий Смирнов һәм “Бердәм Россия”дән Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар уза.
08:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында "Мин яратам сине, Татарстан"телемарафоны бара. Студиябез 150гә якын татарстанлыны кунак итәчәк.
Туры эфирда 11 iPhone 16 смартфоны һәм ике Sollers ST8 автомобиле җиңүчеләрен игълан итәчәкләр. Җиңүчеләрне һәр сәгать саен игълан итәчәкләр. Беренче автомобильне 12:00 сәгатьтә уйнаталар, икенчесе - 20:00 сәгатьтә. "Ак Барс" - "Металлург" матчы барышында iPhone 16 смартфоны җиңүчесе тәнәфес вакытында һәм матч беткәч билгеле булачак.
Бүлешергә
Комментарии 0