Онлайн трансляция

Свернуть

Яман шеш белән көрәшүче Лилия Муллагалиева операциядән соң элемтәгә чыкты

Яман шеш белән көрәшүче Лилия Муллагалиева операциядән соң элемтәгә чыкты

https://tnv.ru

08 Октябрь 2025, 13:17

4656

0

Яман шеш белән көрәшүче Лилия Муллагалиева операциядән соң элемтәгә чыкты
Кичә яман шеш белән көрәшүче Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиевага Санкт-Петербург шәһәрендә операция булган иде. Бүген ул социаль челтәрләр аша борчылып торучылар белән элемтәгә чыкты

"Минем белән барысы да яхшы. Операцияне биш сәгать ясаганнар. Мин реанимациядә. Калкансыман биздән (щитовидка) барлык лимфаларны да алдылар.  Шулай эшләргә булдылар. Калганын әлегә миңа әйтмәделәр. Аллага тапшырдык. Борчылмагыз, барысы да артта калды. Иң мөһиме шешне алдылар", - дип сөйли җырчы. 

ТНВ сайты исеменнән Лилиягә тизрәк савыгу теләп калабыз. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар