Онлайн трансляция

Свернуть

Илсөя Бәдретдинова: “Безнең дә әкрен генә сәхнәдән китәр вакыт җитә..”

Илсөя Бәдретдинова: “Безнең дә әкрен генә сәхнәдән китәр вакыт җитә..”

https://tnv.ru

13 Октябрь 2025, 11:21

716

0

Илсөя Бәдретдинова: “Безнең дә әкрен генә сәхнәдән китәр вакыт җитә..”
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова эстрададагы "буыннар алмашынышы"н нормаль күренеш дип һәм аңа киртәләр куярга кирәкми дип саный. Бу фикерен ул ТНВ каналында чыгучы "Сөйләшергә вакыт" тапшыруында җиткерде. 

"Күп коллегаларым килешмәс тә минем белән. Бүгенге көндә безнең дә, концертларга зал тутырып йөри торган артистларның, сәхнәдән китәр вакытыбыз җитә. Кеше күпме генә сикерсә дә, үзеннән биегрәк сикерә алмый. Ул һаман шундый. Әйе, безнең иҗатны ярата торган кешеләр калачак. Бөтен табигать кануннары буенча, эстрадага яшьләр килергә тиеш. Бу - нормаль күренеш. Монда бер-береңә аяк чалулар урынсыз, чөнки аның мәгънәсе юк, ул барыбер шулай булачак. Безгә кадәр дә күп җырчылар булган, бездән соң да булмый калмый. Яшьләргә шатланам гына", - дип сөйләде Илсөя Бәдретдинова.

Җырчы белән ике чыгарылыш төшерелде. Киләсе атнада да ТНВ каналын кабызырга онытмагыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар