Онлайн трансляция

Свернуть

Бер хатын иреннән аерылып Илнат Фәрхуллинга кияүгә чыгарга теләк белдергән

Бер хатын иреннән аерылып Илнат Фәрхуллинга кияүгә чыгарга теләк белдергән

https://tnv.ru

22 Октябрь 2025, 17:30

2427

0

Бер хатын иреннән аерылып Илнат Фәрхуллинга кияүгә чыгарга теләк белдергән
Бер хатын иреннән аерылып Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллинга кияүгә чыгарга теләк белдергән. Бу хәл җырчының Яр Чаллыдагы концертында булды, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" газетасы.

Раилә исемле бер хатын Илнатка Шри-Ланкадан ислемай алып кайткан. "Кая телисең, шул җиреңә сөртерсең", – дип бүләген тапшырганда ул җырчыны үбеп тә алган. Үзенең елына 4 тапкыр чит илгә ялга баруын, Илнатка гашыйк булуын да яшермәгән. "Мин 3 тапкыр кияүгә чыктым. Син кияүгә алсаң, иремнән аерылам да сиңа чыгам", – диде ул. 

Илнат Фәрхуллин җәй көне төркемендәге биюче, Башкортостанның атказанган артисты Регинага өйләнде. Концертта алар дуэт җырлаган.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар