https://tnv.ru
30 Октябрь 2025, 16:46
2638
0

Бу атнада ТНВ каналында Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева белән эксклюзив чыгачак. Ул яман шешкә каршы операциядән соң иң беренче интервьюсын “Сөйләшергә вакыт” тапшыруында Лилия Кадыйровага бирде.
“Әлбәттә, бөтен органнарны да күрсәтеп торырга кирәк. Щитовитканы кая икәнен белсәм дә, тикшеренгәнем булмады. Хатын-кыз барыбер иң беренче очракта күкрәк, хатын-кыз органнары һәм башкалар дип уйлыйсың. Хәзер безнең Россиядә 60% халыкның шуның белән интеккәнен белдем. Күршемнең махсус клиникасы бар. Килеп кит әле, клиникамны күрсәтерсең дип, уйламаганда гына чакырган иде. Мин аңа, Нина Владимировнага бик рәхмәтлемен. Аллаһ тәгалә аның аша юл күрсәтте.
Мондый авыр сынау алганда бөтен тормыш күз алдыннан үтә. Бу авыру белән очрашкан һәр кешенең дә шулайдыр. Яшәеш, балалар, аннары өч хәрефле авыру. Аны безгә җиңә алмаслык чир булып сеңдергәннәр. Без аннан бик куркабыз. Ахыры - үләсең дигән кебек. Аның белән дә яшәүчеләр күп дисәләр дә, кабул итмисең. Көрәшә-көрәшә дуслар көч биреп торды", - дип сөйләде җырчы.
Тапшыруны ТНВ каналында якшәмбе көнне 9:00 һәм 16:00 сәгатьтә карый аласыз.
Бүлешергә
Комментарии 0