https://tnv.ru
18 Декабрь 2025, 09:55
1215
0

Татар эстрадасы вәкилләре Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар өченче тапкыр әти-әни булырга әзерләнә. Бу хакта алар үзләренең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
Кичә пар “гендер-пати”дан видео да уртаклашты. Әмма булачак сабыйның җенесе әлегә сер булып кала.
Илсур һәм Гөлназ кыз һәм малай тәрбияли. Гаиләләренә сөенечле хәбәрләре хәерле булсын, сабый сау-сәламәт туса иде.
Бүген "ТНВ Татарча" Вконтакте төркемендә җырчылар катнашында "Уйныйк-уйлыйк" тапшыруының яңа чыгарылышы чыгачак.
Видео: соц.сети, Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0