https://tnv.ru
20 Февраль 2026, 12:00
465
0

Марат Яруллинга Башкортстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелгән! Бу хакта җырчы социаль челтәрләрендә хәбәр итә.
"Бүген дулкынландыргыч көн — миңа Башкортстан Республикасы тарафыннан «Атказанган артист» исеме бирелде.
Иҗатыма шундый югары бәя биргәннәре өчен халкыма, тамашачыма, Республика Башлыгы
Радий Хәбировка, Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте министры Вито Сабировка чын күңелемнән зур рәхмәтләремне белдерәм.
Бу исем миңа тагын да көч-канат өстәр, тамашачыларымны яңадан-яңа җырларым белән сөендерергә илһам бирер, Аллаһы боерса. Үз сукмагымнан тайпылмыйча, алга таба да иҗат итүемне дәвам итәчәкмен", - дип язган җырчы тәбрикләү чарасыннан төшерелгән видео астында.
Фото: "Болгар радиосы"

Бүлешергә
Комментарии 0