https://tnv.ru
02 Март 2026, 16:58
2
0

Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева концертка барганда юлда авариягә эләккәннән соң социаль челтәрләрдә язылучылары белән элемтәгә чыкты.
Җырчы 4 мартта Уфадагы концертның үткәрелмәвен хәбәр итте. Шулай ук ул зыян күргән як белән үзе дә, командасы да элемтәдә булуын әйтте.
«Рульдә мин идем! Моны беркем дә яшерми. Һава торышы шартлары аркасында идарәне югалттым. Каршы якка чыгып киттем. Берни дә эшләп булмады. Соңрак элемтәгә чыгармын, хәзер юк», — дип язды Гөлназ Асаева.
Искәртик, юл-транспорт һәлакәте 28 февральдә Белебәй — Николаевка — Туймазы — Бакалы трассасының 14нче чакрымында булган. Анда ике чит ил автомобиле бәрелешкән.
Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0